Игелекле моң иясе (28.05.22)  Оригинал

  ГТРК «Татарстан», 05:47, 28.05.2022

Рейтинг обменников
Фото с сайта trt-tv.ru

Александр Ключарев иҗатына багышланган музыкаль тапшыру.

Хөрмәтле тыңлаучылар, бүген без эфирдагы эшебезне шушы якты көнгә тагын бер якты нур бирә торган гаҗәеп кызыклы һәм игелекле тапшыру белән башлап китәргә булдык. Чөнки аның каһарманы  — игелек иясе, үзенең бөтен сәләтен, талантын татар халкына аның музыка сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган шәхес Александр Ключарев. Ул симфония, опера, балет, хор өчен әсәрләр, җырлар, романслар һәм башка жанрлардагы бик күп музыкаль әсәрләр авторы. Аларның күбесе татар музыка сәнгатенең алтын хәзинәсен тәшкил итә. Әйтик, менә безнең Татарстан радиосының һәр көнне иртән тапшырулар тыңларга чакыра торган музыкасы Александр Ключаревның “Туган җирем – Татарстан” дигән мәшһүр җырына нигезләнеп эшләнгән. Безнең радио фондында “Композитор Александр Ключарев” дигән тапшыру саклана. Игътибар итегез: бу – 1966 елда язып алынган язма. Аның тагын бер кыйммәтле ягы шунда – бу тапшыру шулай ук бер олпат милләттәшебез, күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи тарафыннан шәерләнгән һәм ул әңгәмәне үзе үк алып та барган. Димәк, хәзер без ике бөек шәхеснең тавышын ишетербез.

document.createElement('audio');

https://trt-tv.ru/wp-content/uploads/2022/05/Comc280522v08.mp3The post Игелекле моң иясе (28.05.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".